«Габдулла Тукай – шигъриятебез кояшы»

6+
1 минута
Расписание
 Центральная библиотека им. А. С. Пушкина Елабужского района
Респ Татарстан,р-н Елабужский,г Елабуга,ул Казанская,д 15
14 января - 22 декабря c 10:00 до 18:00
«Габдулла Тукай – шигъриятебез кояшы»

Кадерле китап сөючеләр һәм Тукай иҗатын хөрмәт итүчеләр! 2026 елның язында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан безнең китапханәдә зур китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара Тукайның бай мирасын барлауга, аның әсәрләренә яңача күз салырга һәм яшь буынны шагыйрьнең иҗаты белән таныштыруга юнәлтелгән.

Күргәзмәдә Тукайның басылып чыккан барлык китаплары, кулъязмаларының факсимиль копияләре, шагыйрь турында язылган әдәбият, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, күргәзмә кысаларында әдәби укулар, тематик лекцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздыру да планлаштырыла.

Сезне Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсендә көтеп калабыз!

Обратите внимание!
Вы просматриваете событие, которое уже завершено и находится в архиве, примите это во внимание при планировании вашего отдыха.